Апас районында 121 кв. метр мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Апас районының Дәүләки торак пункты читенең көньяк-көнбатыш өлешендә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын ачыклаган. Җитештерү һәм куллану калдыклары, шулай ук торак чүп-чары 121 кв. метр мәйданлы территорияне били, күләме – 45 куб. метр.

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитеты әлеге чүплекне бетерү буенча оператив чаралар күргән. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International