«Безгә җирле халык өчен яшәү шартларын яхшырту мөһим». Экология министры Татарстан территориясен тикшерде

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков вертолет ярдәмендә республика территориясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында башкарылган эшләрне тикшерде. Авиарейд Лаеш, Мамадыш, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Менделеевск районнары буенча узды. Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә башланган иде, бүгенге көндә 3300дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, аларның 2700дән артыгы бетерелгән.

Шулай ук, министр «Экология» илкүләм проекты буенча тормышка ашырыла торган объектларны да карады. Лаеш районында ул Никольское һәм Державино авылларында булды, анда  «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча Мишә елгасының уң кушылдыгын һәм буаны чистарту чаралары уза. Эш белән танышканнан соң, Александр Шадриков: «Безгә җирле халык өчен яшәү шартларын яхшырту мөһим. Үзәнне чистарту экологик хәлне яхшыртырга, елгаларның үткәрүчәнлеген арттырырга һәм якындагы территориягә суның тискәре йогынтысын киметергә мөмкинлек бирәчәк». Билгеләп үтик, илкүләм проектның әлеге юнәлеше буенча эшләр Мамадыш шәһәрендә дә башланды, анда Нократ елгасының уң як кушылдыгын чистарталар.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында чаралар үткәрелә торган объектларны карау эшен министр Түбән Кама районының Прости авылында һәм Минзәлә шәһәрендә дәвам иттерде. Биредә эшләр «Чиста ил» федераль проекты буенча алып барыла. Исегезгә төшерәбез, Прости авылында резинотехник эшләнмәләр чүплеген рекультивацияләү эшләренең төп күләме 2020 елда башкарылган иде. Хәзер ике объектта биологик этап бара, эшләрне агымдагы елда тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International