Азнакай районының Тымытык авылы территориясен каты көнкүреш калдыклары белән чүпләгәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклаган. Чүплекнең мәйданы – 4500 кв.метр, күләме – 1350 куб.метр. Экологлар «Әйләнә-тирәлекне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы һәм 2001 елның 25 октябрендәге 134-ФЗ номерлы РФ Җир кодексының 42 статьясы буенча хокук бозу турында тикшерү акты төзегән.
Хәзерге вакытта Азнакай районы башкарма комитеты тарафыннан территория санитар тәртипкә китерелгән.