Зеленодольск районында татар телендә экология дәресе узган

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

«Эковесна2021» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Зеленодольск муниципаль районы Коргуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Су – яшәү чыганагы» дигән темага экология дәресе уздырган. Максаты – укучыларны табигать компонентларының берсе, җирдә яшәү чыганагы булган су белән таныштыру. Балалар уеннарда һәм викториналарда актив катнашкан, сорауларга җавап биргән. Табигатьтә суның әһәмиятен караганнар һәм яшәеш өчен мөһим ресурсны саклау буенча киңәшләр алганнар. Чара ахырында балаларга «Яшел сукмак» методик әсбаплары бүләк ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International