Лаеш районы укучыларына су ресурсларының кыйммәтләре турында сөйләгәннәр

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районының 3нче мәктәбендә һәм 1нче гимназиясендә «Су – яшәү нигезе» дигән темага экология дәресләре уздырган. Максаты – яшәеш өчен әһәмиятле ресурс буларак, суны саклау һәм суга карата сакчыл караш турында укучылар аңына җиткерү. Дәрес барышында сулыкларның пычрану проблемалары һәм аларны хәл итү юллары каралган. Дәреснең уен форматы укучыларга суның кеше һәм бөтен тереклек тормышындагы ролен аңларга ярдәм иткән. Викторинада актив катнашкан өчен балаларга «Яшел сукмак» укыту-методик әсбаплары тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International