20 майда илнең барлык Идел буе төбәкләре Бөек елга – Идел көнен билгеләп үтә. Чара алдыннан «Эфир» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе, белгечләрнең нинди фаразлар бирүе һәм уылдыкка ничек тәэсир итүе турында сөйләшәчәк. Студиянең кунаклары – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гидрогеология һәм судан файдалануны җайга салу бүлеге җитәкчесе – Татьяна Васильева һәм Балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары – Фирдәвес Шакирова. Спикерлар су дәрәҗәсен саклау өчен нинди эшләр алып барылуы турында сөйләячәк.
Тапшыруны бүген 19.45 һәм 22.45 сәгатьтә «ЭФИР» телеканалында карагыз.