«Сбербанк» вәкилләре экологик проектлар өлкәсендә хезмәттәшлек инициативасы белән чыкты

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Әйләнә-тирәлеккә йогынтыны уртак экологик проектларны гамәлгә ашыру аша киметергә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков «Сбербанк» ГАҖнең «Банк Татарстан» бүлекчәсе вәкилләре белән очрашты.

«Банк Татарстан» бүлекчәсе рәисе урынбасары – идарәче Рушан Сәхбиев оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла торган экологик инициативалар, шул исәптән халыкның барлык катламнарын үз эченә алган белем бирү программалары турында сөйләде.

Үз чиратында, коммерция структурасы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының проектлары, аерым алганда, тармакны цифрлы трансформацияләү һәм яңа геомәгълүмат системаларын булдыру эше тәкъдим ителде. Экологик белем бирү өлешендә бизнес-структура вәкилләренә Министрлык чыгара торган «Мәктәптә экология» уку әсбаплары тәкъдим ителде, шулай ук «Ак барс» песиләренең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген оештыру концепциясе турында сөйләнде.

Банк вәкилләре уртак экологик проектларда катнашуда зур кызыксыну булуын белдерделәр, очрашу нәтиҗәләре буенча, «Сбербанк» ГАҖ тәкъдимнәр белән чыгарга планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International