«PRoЭКо» һәм «EcoSkills» конкурсларына йомгак ясалды

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты диварларында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Экологик фәнни-гамәли һәм тикшеренү эшләре буенча «PRoЭКо» республика конкурсы һәм «EcoSkills» республика һөнәри юнәлеш конкурсының турыдан-туры катнаша торган этаплары узды.

Исегезгә төшерәбез, «PRoЭКо» экологик фәнни-гамәли һәм тикшеренү эшләренең II республика конкурсы 2021 елның 2 февраленнән 29 маена кадәр узды. Проект ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Чарадны тантаналы ачу өлешендә катнашучыларны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов сәламләде.

«PRoЭКо» кысаларында онлайн һәм офлайн тренинглар һәм мастер-класслар, «Яшел өчпочмак» экологик кейс-чемпионатлары, шулай ук «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ һәм «КАМАЗ» ГАҖ экскурсияләре үткәрелде. Катнашу өчен 200 гариза арасыннан иң яхшы 60 фәнни эш сайлап алынды, аларның авторлары конкурсның алдагы этабына чакырылган иде.

«PRoЭКо»  экологик фәнни-гамәли эшләре республика конференциясе призерлары һәм секцияләрдә җиңүчеләр:

«Экотуризм. Социаль экология» секциясе:

1 урын – Михтахов Алмаз, Шакиров Арсен һәм Шәйдудлин Булат, Яр Чаллы политехника көллияте;

2 урын – Зарипова Алия, Г.Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта мәктәбе;

3 урын – Давыдов Ева, Казанның 112 нче урта мәктәбе.

«Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны минимальләштерү» секциясе:

1 урын – Сумина Ирина, Габдуллина Алинә һәм Блохина Софья, Казан дәүләт медицина университеты;

2 урын – Фәзиәхмәтов Әмир, Әлмәт шәһәренең 6 нчы мәктәбе, шулай ук Вәлиев Радель һәм Ибраһимов Мансур, Азнакай шәһәре гимназиясе;

3 урын – Табаева Радмилла, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, шулай ук Якушев Гадел, Казан дәүләт аграр университеты.

«Татарстан Республикасы флора һәм фаунасы» секциясе:

1 урын – Гусева Виктория, Түбән Каманың 35 нче лицее;

2 урын – Сибгатова Аделина, Курманай төп гомуми белем бирү мәктәбе;

3 урын – Зәкиева Айсылу, Сәитова Азалинә һәм Әхмәтшина Раилә, Азнакай районының Мәлбагыш урта мәктәбе.

Шул ук көнне «EcoSkills» һөнәри юнәлешле республика конкурсына да йомгак ясалды, ул 2021 елның 8 мартыннан 29 маена кадәр узды һәм Татарстан Республикасы мәктәп һәм студент яшьләрен Казан шәһәренең экологик һөнәрләре һәм югары уку йортлары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде. Әлеге проект Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

3 ай дәвамында Татарстан Республикасының 20 районыннан һәм шәһәреннән 105 укучы һәм студент КФУ, КМТТУ (КХТИ), КДАУ, КДЭУ, Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Аналитик контрольлек буенча үзәк махсуслаштырылган инспекциясе, шулай ук белгеч-экологлар белән таныштылар, алар үз эшләре турында сөйләде һәм катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Конкурсның чираттагы этабына 40 финалист сайлап алынган иде, алар КДЭУ һәм КДААСУ фәнни үзәкләрендә, Казан шәһәренең Шәһәр экология-биология үзәгенең «ДОМ» экоүзәгендә экскурсиядә булдылар, белем алу буенча үзләренең киләчәктәге планнары турында фикер алыштылар һәм турыдан-туры катнаша торган этапның конкурс биремен – экология кейсын үтәделәр. Кейс кысаларында аларга Татарстан Республикасының 6 торак пунктына мониторинг үткәрергә һәм әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын биоиндикация ысулы белән бәяләргә кирәк иде.

«EcoSkills» республика һөнәри юнәлеш конкурсында «Табигатьне саклаучылар» командасында катнашучылар җиңүче булды:

- Зәйнетдинова Камилла, Зеленодольск районы;

- Суниева Диана, Яңа Чишмә районы;

- Савельчева Юлиана, Тәтеш районы;

- Осокина Диана, Казан шәһәре;

- Ярмоленко Александр, Казан шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International