Экологлар «Колосок» бакчачылык ширкәте территориясен тикшергән. Табигать саклау законнарын бозу очраклары расланган

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Тукай районының   «Колосок» бакчачылык ширкәте территориясендә рөхсәтсез чүплек булуы турында гражданнардан мөрәҗәгать алынган. Инспекторлар, Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре бакчачылары ассоциациясе җитәкчесе белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча барып кайткан. Территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланган. Пневматик шин тышлары, бетон эшләнмә ватыклары һәм пыяла ише чүп-чар өеменең гомуми мәйданы – 600 кв. метр.

Юридик затка затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International