Яшьләр торак конкурсы – 2021 гаризалар кабул ителә башлаган

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

2021 елның 3 маеннан 31 августына кадәр социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсының гариза тапшыру кампаниясе бара.

Анда Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, аларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала:

- иҗтимагый оешмаларның активистлары;

- яшьләр – Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләр проектларында катнашучылар;

- башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;

- предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;

- белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы затлары.

Катнашу өчен кирәкле шарт – гаиләнең бер әгъзасының торак урын белән тәэмин ителүенең гомуми дәрәҗәсе торак хокуклары объектларында 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш. Конкурста катнашучының гаилә әгъзалары булып, Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча конкурста катнашучы белән бергә теркәлгән балалары, ире (хатыны) таныла. Аерым очракларда, әгәр алар милекче тарафыннан үз гаилә әгъзалары буларак кертелсә, башка туганнар да Конкурста катнашучының гаилә әгъзалары дип танылырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайлап алынган фатир өчен беренчел кертем күләме гомуми бәянең кимендә 10%ын тәшкил итә, шуңа бәйле рәвештә айлык түләүләрне вакытында түләү өчен гариза бирүченең тотрыклы җыелма кереме булырга тиеш, ул Конкурста катнашу таләбе булып тора.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу, гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасының яшьләр торак конкурсы» рәсми төркемендә белергә мөмкин (https://vk.com/mol_ipoteka).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International