Сокуры авылында 3200 кв.метрлы территория тәртипкә китерелгән

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

 Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында Лаеш районының Сокуры авылы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыкларыннан барлыкка килгән чүплеккә тарыган. Санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылган калдыклар урыны 3200 кв.метр тәшкил иткән, күләме – 147 куб м.

Хәзерге вакытта Сокуры авыл җирлеге администрациясе тарафыннан әлеге территория чүп-чардан арындырылган, участок тиешле санитар хәлгә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International