Азнакай районында чүплек бетерелгән

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Санитар экология икеайлыгы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Азнакай районына инспекция ясалган. Урсай авылы территориясен тикшерү барышында гомуми мәйданы 620 кв.м. булган каты көнкүреш калдыкларын санкцияләнмәгән урнаштыру очрагы ачыкланган, аның күләме 120 куб. метр тәшкил иткән.

Экологлар тарафыннан «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясын һәм 2001 елның 25 октябрендәге 134-ФЗ номерлы Федераль закон белән кабул ителгән РФ Җир кодексының 42 статьясын бозу турында экологик тикшерү акты төзелгән. Хәзерге вакытта Урсай авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан кишәрлек санитар-тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International