«Ышанычлы партнер-Экология» III Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Чара Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәскәү шәһәре Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә.
2019-2021 елларда, «Duracell белән батарейкаларны тапшыр» акциясе нәтиҗәләре буенча, Татарстан укучылары 33 тоннадан артык эшкәртелгән батарейка җыеп тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 1 марттан 30 апрельгә кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында узды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 2877 мөрәҗәгать алынган.
Яшә, катнаш, җиңеп чык! «Эковесна - 2021» республика конкурсында җиңүчеләр бүген сәхнәгә шундый девиз белән чыктылар. Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узды. Кунакларны һәм призерларны ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде. «Бүген, Эколог көнендә без монда конкурска йомгак ясау өчен җыелдык.
Сезне Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу көнне без барлык фикердәшләр, әйләнә-тирә мохитне кайгырту өчен җаваплылыкны үз өстенә алган һәм тормышыбызны игелекле эшкә багышлаган кешеләр белән бәйрәм шатлыгын рәхмәт белән уртаклашабыз.
«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану» РФ Дәүләт программасы кысаларында республикада Зеленодольск, Алабуга, Кукмара, Нурлат һәм Буа районнарында гидротехника корылмаларына капиталь ремонт ясала. Эшләрнең гомуми бәясе – 62,6 млн.сум.
Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә Казан шәһәрендә Тирән Күл территориясендә өмә үткәреләчәк. Шулай ук, 5 июньдә Халыкара сулыкларны чистарту көне дә билгеләп үтелә. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе белән берлектә оештыра.
Бүген Мега сәүдә үзәгендә калдыкларны аерым җыю буенча «Бүлү кагыйдәләре» конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, конкурс 1 мартта башланып киткән иде. Ярышларда Казанның өч югары уку йорты – КДЭУ, КХТИ һәм КАИ студентлары катнашты. Өч ай дәвамында балалар ПЭТ-шешәләр, ПНД, пыяла һәм макулатура җыйдылар.
Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» дәүләт табигать комплекслы заказнигы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары өчен экологик десант үткәргән.