Александр Шадриков Германиянең Казандагы мактаулы консулы Арно Шайер белән очрашты

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Экология министрлыгында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Германия Федератив Республикасының Казандагы мактаулы консулы Арно Шайер белән очрашты. Яклар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләрен карады. Аерым алганда, атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглау, җыелма суларны агызу темалары буенча фикер алыштылар, шулай ук сулыкларның чәчәк атуы, ә атап әйткәндә зәңгәр-яшел суүсемнәр концентрациясенең артып китү мәсьәләләре турында сүз барды. Арно Шайер билгеләп үткәнчә, чит ил коллегалары тәҗрибәсендә табигый ресурсларны саклау һәм рациональ файдалану өлкәсендә шактый киң һәм уңай тәҗрибә тупланган, ул шулай ук төбәк экологиясенең аерым мәсьәләләрен өйрәнергә һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр белән чыгарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International