Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Югары Ослан районының Шеланга торак пункты территориясендә биналарны сүтү калдыкларыннан чүплек өеменә тап булган. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы – 90 кв. метр, күләме – 15 куб. метр.
Хәзерге вакытта җир участогы хуҗасы тарафыннан территория тиешле санитар халәткә китерелгән.