Александр Шадриков: «Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш – көн саен башкарылырга тиешле эш!»

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, республика территориясен чистарту буенча чаралар 1 апрельдә башланган иде һәм 31 майга кадәр үткәрелде. Ике ай дәвамында муниципаль берәмлекләр, табигать саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар, битараф булмаган халык санитар-экологик тәртип урнаштыру буенча эш алып барды.

Чарада барлыгы 780 меңнән артык кеше катнашкан. Территорияләрне җыештыру эшенә 21 мең берәмлектән артык техника җәлеп ителгән. Полигоннарга 400 мең куб. метрдан артык калдык чыгарылган, 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

Күзәтчелек чаралары барышында барлыгы 3 меңнән артык рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган, шуларның 96%ы бетерелгән. Очышлар вакытында 33 район тикшерелгән, авиамониторинг барышында 1 214 хокук бозу очрагы ачыкланган. Шулай ук Горький һәм Куйбышев тимер юлларының Казан төбәгенә бүлеп бирелгән полосаларында һәм алар янәшәсендәге территорияләрендә дә комиссия тикшерүләре уздырылган. Барлыгы 270 км тимер юл янындагы мәйданнар тикшерелгән.

Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән муниципалитетларга бүләкләр тапшырылды.  Узган ял көннәрендә Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты сертификатлар тапшырды. «Иң яхшы муниципаль берәмлек» конкурсы йомгаклары буенча иң актив буларак танылган районнар:

- үзәк статусы булган муниципаль районнар категориясендә:

1 урын – Саба муниципаль районы:

2 урын – Апас муниципаль районы;

3 урын – Югары Ослан муниципаль районы.

- шәһәр үзәге статусындагы муниципаль районнар категориясендә:

1 урын – Әлмәт муниципаль районы;

2 урын – Түбән Кама муниципаль районы;

3 урын – Бөгелмә муниципаль районы.

– шәһәр округлары төркемендә:

1 урын – Казан шәһәре;

2 урын – Яр Чаллы шәһәре.

«Республика халкына, шәһәр һәм район башлыкларына, санитар-экологик чараларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнарга рәхмәт белдерәм. Икеайлык тәмамлануга карамастан, чисталык урнаштыру эшләре дәвам итәчәк. Әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш – көн саен башкарылырга тиешле эш!" – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Санитар-экологик икеайлык буенча, шулай ук, «ЭКОВЕСНА-2021» республика конкурсына  да йомгак ясалачак.  Җиңүчеләрне бүләкләү 5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International