ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре территориясендә уздырылган тикшерү барышында элекке асфальт-бетон заводы территориясендә туфракка битум ташлау фактын ачыклаган. 

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районы территориясендә уздырылган планлы рейд барышында җитештерү һәм куллану калдыкларын санкциясез ташлау урыннарын ачыклаган. 

Биш ел дәвамында квест Татарстанның төрле почмакларыннан килгән балаларны һәм яшьләрне берләштерә. Юбилей конкурсында республиканың 26 шәһәре һәм районыннан 116 команда экоактивистлары катнашты.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә табигатьтән файдаланучылар өчен турыдан-туры һәм читтән торып гавами чаралар үткәрелде. 

Ел башыннан «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча 3 меңнән артык км озынлыгында яр линиясе чистартылган. Яр буе территорияләрен чистарту буенча санитар акцияләрдә 150 меңнән артык кеше катнашкан, 19,5 куб.метр чүп-чар җыелган.

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр файдаланылган батарейка, аккумулятор, пауэр-банк, кәрәзле телефон һәм башка мобиль электроника калдыкларын тапшыра алачак. 


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары мониторинг кысаларында туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез салдырып алу һәм икенче урынга күчерү фактын теркәгән. 

Республика халкын июль-август айларында узачак экологик бәйрәмнәрдә катнашырга чакырабыз. 

«ЭКОТЕХ - ЛИДЕР» илкүләм премиясе 20 номинациядә экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә иң яхшы технологияләрне эшләү, гамәлгә кертү һәм алга этәрү өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла. Премия кысаларында компанияләр җитештерүне технологик модернизацияләү һәм аның экологик куркынычсызлыгы, табигый ресурслардан рациональ файдалану, табигать саклау программаларын үстерү һәм әйләнә-тирәлекнең пычрану дәрәҗәсен азайту өлешендә тотрыклы үсеш өлкәсендә үз проектларын яки чишелешләрен күрсәтә алачак.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Минзәлә-информ» вәкилләре белән берлектә, Минзәлә шәһәренең балаларга белем бирү йортларында файдаланылган ток элементларын җыю буенча акция үткәргән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International