Әлмәт районында кара металл чыгаручылар 5 метр тирәнлектә чокыр казыган

2021 елның 29 июне, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары мониторинг кысаларында туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез салдырып алу һәм икенче урынга күчерү фактын теркәгән. Табигатькә хилафлык китерү очрагы Әлмәт районының Түбән Мактама поселогында элеккеге каты коммуналь калдыклар чүплеге территориясендә ачыкланган. Билгеле булганча, җир эшләре дәүләт билгеләре булмаган экскаватор ярдәмендә металл ватыкларын алу максаты белән башкарылган, шул ук вакытта рөхсәт документлары да юк. Эш барган участокның мәйданы – 188 кв.метр, тирәнлеге – 5 метрдан артык.

Төягеч техникада күрсәтелгән идентификация номеры буенча махсус техника хуҗасын билгеләү өчен белгечләр ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Әлмәт шәһәре бүлегенә мөрәҗәгать юллаган. Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 ст. 1 өлеше һәм 8.7 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Хәзерге вакытта участок техник яктан рекультивацияләнгән, территория тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International