Июльдә экология стилендәге бәйрәмнәр башлана

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Республика халкын июль-август айларында узачак экологик бәйрәмнәрдә катнашырга чакырабыз. Чараны «Татарстанда Чиста булачак!» яшьләр хәрәкәте оештыра, ул 2,2 млн. сум күләмендә РФ Президенты грантына ия булды. Исегезгә төшерәбез, узган ел ТР коммерциясез оешма «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау» грант юнәлешендә беренче тапкыр җиңү яулады һәм Зеленодольск, Буа, Арча районнарында һәм Болгарда экологик бәйрәмнәр үткәрде.

Быел яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары Мамадыш, Теләче, Балтач, Азнакай һәм Менделеевск якларында булачак. Проект Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Татарстанлыларны интерактив мәйданчыклар, лекцияләр, белем бирү мастер-класслары, уеннар һәм концерт программасы белән ярышлар көтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәйданчыкларда катнашучылар шулай ук макулатура тапшыра һәм приютлардан хайваннар өчен азык җыюда катнаша алачак. Моннан тыш, территориядә дармарка эшләячәк, анда үз хуҗасына инде кирәге калмаган файдалы әйберләр белән алмашырга мөмкин булачак.

Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча кереп карарга була:  https://budetchisto.tatar/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International