«Батарейкалар җыю атналыгы» акциясе башланды

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр файдаланылган батарейка, аккумулятор, пауэр-банк, кәрәзле телефон һәм башка мобиль электроника калдыкларын тапшыра алачак. «Батарейкалар җыю атналыгы» акциясен оештыручы – «Дюраселл Раша» ҖЧҖ.

Яр Чаллы шәһәрендә аккумуляторлар Яр Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 62, СҮ парковкасы адресы буенча 5 июльгә кадәр кабул ителә.

Казандагы җыю атналыгы 6 июльдән 12 июльгә кадәр узачак, теләге булган һәркем ток элементларын Казан шәһәре, Копылов ур., 1Б, СҮ парковкасы адресы буенча тапшыра алачак.

Эшләнгән химик ток чыганаклары көнкүреш чүп-чарының 1 нче куркынычлылык классына карый. Аларда аккургаш, төрекөмеш, магний, никель, кадмий, кургаш бар, бармак зурлыгындагы бер батарейка 10-15 квадрат метр туфракны яисә 400 литр суны пычратырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Дюраселл Раша» ҖЧҖ арасында килешү имзаланды, аның кысаларында гомуми белем бирү оешмаларында файдаланылган ток чыганакларын җыю буенча конкурс оештырылды. 3 ел эчендә укучылар тырышлыгы белән 73 тоннадан артык батарейка утильгә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International