«Эфир» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында РФ Президенты гранты кысаларында республикада «Чиста булачак» яшьләр экологик оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла торган экологик бәйрәмнәр турында фикер алышыначак.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең теркәү-имтихан бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, «Чиста һава» операциясе үткәргән.
Атмосфера һавасы торышына бәйле рәвештә гражданнардан еш кына мөрәҗәгатьләр алыну сәбәпле һәм эре сәнәгать объектларының урнашуын да исәпкә алып, Министрлык Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясе урнаштыру турында карар кабул итте. Контроль пункты Максимов урамында урнашкан.
«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Нократ елгасы буйлап ТР Рус география җәмгыяте тарафыннан ТР Экология министрлыгы ярдәмендә 3 көн дәвамында экологик йөзү оештырылган.
Татарстан Республикасында I-II класслы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасын эшләтеп карау уңышлы узды. Калдык барлыкка килгән урын буларак сынауда – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ предприятиесе, транспортлау һәм эшкәртү операторлары сыйфатында – «Селена-Экология» ҖЧҖ һәм «Промутилизация» ҖЧҖ катнашты.
«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Түбән Кама шәһәрендә Каракүл сулыгының ярларын һәм су асты өлешен чистарту акциясе уздырылган. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Татарстандагы Рус география җәмгыяте.
2021 елның беренче яртыеллыгында күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм территориаль идарәнең агымдагы елга куелган төп бурычлары турында министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов тыңлады.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 3537 мөрәҗәгать алынган.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә Олы Дәрвишләр бистәсе территориясенә барып кайткан.
Исегезгә төшерәбез, пластик шешәләрне һәм алюминий банкаларны аерым җыю өчен билгеләнгән фандоматлар Казанның 20 мәктәбендә урнаштырылган. Уку елы нәтиҗәләре буенча Казан мәктәпләрендә укучылар 2000 килограммнан артык икенчел чимал тапшырган.