Буа районында 1500 кв.метрлы чүплек бетерелгән

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районы территориясендә уздырылган планлы рейд барышында җитештерү һәм куллану калдыкларын санкциясез ташлау урыннарын ачыклаган. Тораклардан сортларга аермыйча чыгарылган чүпләр, полиэтилен пленкасы, пыяла һәм пыяла эшләнмәләре калдыклары Кыят авылында калдыкларны вакытлыча күмү буенча элекке полигон участогын чүпләгән. Мәйданы – 1500 кв.метр, күләме – 1000 куб.метр.

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кыят авыл җирлегенә карата бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек Кыят авыл җирлеге һәм «Кыят» ААҖ җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе көче белән бетерелгән, территория тиешле санитар хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International