Минзәлә балалары 500 кг артык батарейка җыйган

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Минзәлә-информ» вәкилләре белән берлектә, Минзәлә шәһәренең балаларга белем бирү йортларында файдаланылган ток элементларын җыю буенча акция үткәргән. Чараның максаты – балаларда экологик культура формалаштыру, табигатькә сакчыл караш һәм бөтен тереклеккә карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Балалар һәм аларның әти-әниләренең уртак тырышлыгы белән 500 килограммнан артык аккумулятор җыелган. Кама буе территориаль идарәсе экологлары билгеләп үткәнчә, Минзәлә халкы мондый чараларда актив катнаша, шул рәвешле әйләнә-тирә мохитне саклауга үзләрен өлеш кертә. Экологик акция нәтиҗәләре буенча катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International