Экологлар Зәйдә битум түгү очрагын ачыклаган

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре территориясендә уздырылган тикшерү барышында элекке асфальт-бетон заводы территориясендә туфракка битум ташлау фактын ачыклаган. Экологлар сүзләренә караганда, җир кишәрлеген пычрату нефть продуктлары калдыкларын котлованнарда саклау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Пычрануның гомуми мәйданы 380 кв.метр тәшкил итә.

Кама аръягы территориаль идарәсенең Аналитик контрольлек махсуслаштырылган инспекциясе белгечләре туфрактан пробалар алган. Милекчесен билгеләү өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International