Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә табигатьтән файдаланучылар өчен турыдан-туры һәм читтән торып гавами чаралар үткәрелде. Киңәшмәләр әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә мәҗбүри таләпләр бозылу очракларын профилактикалау максатында үткәрелде. Төбәк дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре, 2021 елның 1 яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм законнардагы яңалыклар каралды. Шулай ук Министрлыкка гражданнардан алынган бер төрлерәк мөрәҗәгатьләр буенча да аңлатмалар бирелде. Моннан тыш, чаралар барышында административ хокук бозулар турындагы эшләрдә кабул ителгән карарларга судка кадәрге тәртиптә шикаять белдерү тәртибе, шул исәптән «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү» порталында «Контрольлек органнары карарларына шикаять» цифрлы сервисын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.