«ЭКВЕСТ» V Республика онлайн конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Биш ел дәвамында квест Татарстанның төрле почмакларыннан килгән балаларны һәм яшьләрне берләштерә. Юбилей конкурсында республиканың 26 шәһәре һәм районыннан 116 команда экоактивистлары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «ЭКВЕСТ» V Республика онлайн конкурсы 1 апрельдән 17 майга кадәр «Эковесна» акциясе кысаларында узды. Проект ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Бүләкләү тантанасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин катнашты.

Конкурс барышында агитация һәм экологик агарту чаралары үткәрелде. Алар – квестлар, уеннар, викториналар, экологик сукмаклар, экология дәресләре, шулай ук өмәләр, Җиңү көненә багышланган социаль акцияләр, агачлар утырту һәм икенчел чимал җыю акцияләре.

Җиңүчеләр өч категориядә билгеләнде: «Студэко», «Яшь экологлар» һәм «Green team».

«Яшь экологлар» категориясендә җиңүчеләр:

1 урын – «Ёлочка» командасы, Зеленодольск районының 20 номерлы «Елочка» балалар бакчасы;

2 урын – «Эковичок» командасы, Буа районының «Теремок» гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы;

3 урын – «Җир дуслары» командасы, Чистай районының 21 номерлы балалар бакчасы һәм «ЭКО земляне» командасы, Зеленодольск районының 42 номерлы «Аленький цветочек» балалар бакчасы.

«Green team» категориясендә:

1 урын – «Азбука Земли» командасы, Мамадыш районы Усали урта гомуми белем бирү мәктәбе;

2 урын – «Teenspirit» командасы, Әлмәт районының 7 номерлы гомуми белем бирү мәктәбе;

3 урын – «ЭкоТетюши» командасы, Тәтеш районының Өстәмә белем бирү үзәге.

«Студэко» категориясендә:

Гран-прига «Зәй политехника көллияте» ДАҺБУнең «Эко-стайл» командасы лаек булды;

1 урын –  «Земляне» командасы, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты;

2 урынны Казан (Идел буе) федераль университетының «Зелёные ручки» һәм Кукмара районындагы Лубян урман-техника көллиятенең «Татарстан урманчылары» командасы бүлеште;

3 урынны Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы – Халыкара компетенцияләр үзәгенең «Ачык йөрәкләр» һәм Зеленодольск медицина училищесының «Эко- тайм» командалары бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International