Предприятиеләр «ЭКОТЕХ – ЛИДЕР» илкүләм премиясендә катнашу өчен чакырыла

2021 елның 29 июне, сишәмбе

«ЭКОТЕХ - ЛИДЕР» илкүләм премиясе 20 номинациядә экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә иң яхшы технологияләрне эшләү, гамәлгә кертү һәм алга этәрү өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла. Премия кысаларында компанияләр җитештерүне технологик модернизацияләү һәм аның экологик куркынычсызлыгы, табигый ресурслардан рациональ файдалану, табигать саклау программаларын үстерү һәм әйләнә-тирәлекнең пычрану дәрәҗәсен азайту өлешендә тотрыклы үсеш өлкәсендә үз проектларын яки чишелешләрен күрсәтә алачак.

Премия, барыннан элек, «Экология» илкүләм проектының төп юнәлешләре буенча уңыш китерүче предприятиеләрне бүләкләүгә юнәлтелгән: калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү, сулыкларны саклау һәм эчәргә яраклы суның сыйфатын арттыру, һаваның пычрану дәрәҗәсен киметү, табигатьне һәм хайваннарны саклау, иң яхшы табигать саклау технологияләрен кертү.

Премиянең конкурс чаралары Россия Табигать министрлыгы, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы, РФ Иҗтимагый палатасы, әйдәп баручы эшлекле тармак ассоциацияләре ярдәмендә үткәрелә.

Гаризаны әлеге сылтама буенча тапшырырга мөмкин: http://ecotech-leader.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International