«Экология» илкүләм проекты кысаларында 3 мең км яр буе зоналары чистартылган

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Ел башыннан «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча 3 меңнән артык км озынлыгында яр линиясе чистартылган. Яр буе территорияләрен чистарту буенча санитар акцияләрдә 150 меңнән артык кеше катнашкан, 19,5 куб.метр чүп-чар җыелган.

Исегезгә төшерәбез, «Вода России» бөтенроссия акциясен уздыру нәтиҗәсендә яр буе зоналарын җыештыру буенча Татарстан актив катнашучы лидерлар өчлегенә кергән. «Бу рейтинг урыны гына түгел. Бу безнең гражданнарның бердәмлеге һәм экологик мәсьәләләрне хәл итүдә берләшүе турында сөйли», – дип билгеләп үтә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Битараф булмаган татарстанлыларны ирешкән тизлекне югалтмаска һәм өмәләргә кушылырга чакырабыз, алар түбәндәге даталарда узачак:

2 июль – Кама Аланында (күл)

2 июль – Түбән Камада (Каракүл күле)

9 июль – Казанда (Лесное күле)  

17 июль – шәһәр тибындагы Тенеш поселогында (Идел елгасы)

30 июль – Казанда (Локомотив комлыгы)

1 август – Казанда (Казансу елгасы)

Август – Казанда (Түбән Заречье комлыгы)

Август – Казанда (Тирән күл)

Сентябрь – Казанда (Зөбәрҗәт күле)

Акцияләрдә катнашырга теләүчеләргә, WhatsApp 8 (996) 121-63-45 номерына гариза юллап, оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International