Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе ярты елда башкарылган эшләр турында хисап тотты

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

2021 елның беренче яртыеллыгында күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм территориаль идарәнең агымдагы елга куелган төп бурычлары турында министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов тыңлады. Исегезгә төшерәбез, Идарә Татарстан Республикасының 6:  Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары территориясендә экологик күзәтчелек алып бара.

Территориаль идарә җитәкчесе Николай Васин хәбәр иткәнчә, уздырылган 255 тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозуның 235 очрагы ачыкланган, шуларның 82%ы бетерелгән. 1 млн. 342 мең 500 сумлык штраф салынган.

Узган чорда Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре гомуми кулланылыштагы 8 су объектында 84 су пробасы алган, 1700гә якын анализ ясалган. Геологик күзәтчелекне гамәлгә ашыру кысаларында 9 закон бозу очрагы ачыкланган, күпчелеге лицензия шартларын бозуга кагыла. Әлеге фактлар өчен гаепле затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 1 өлеше һәм 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау, файдалы казылмаларны санкциясез чыгару, юынты суларны агызу фактларын ачыклау һәм булдырмау, гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына ирекле үтеп керүен тәэмин итү һәм су саклау зоналарына патрульлек итү Идел аръягы территориаль идарәсенең быелга өстенлекле бурычлары сыйфатында билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International