Чистай шәһәрендә автотранспорт төтеннәре тикшерелә

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең теркәү-имтихан бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, «Чиста һава» операциясе үткәргән. Агулы матдә бүлеп чыгару нормасы артып китә торган автотранспорт чараларын эксплуатацияләүне ачыклау буенча рейд барышында 30дан артык автомобиль тикшерелгән, аларның 2се таләпләргә туры килмәгән. Закон бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 ст. («Пычраткыч матдәләр микъдары нормативларын яисә тавыш дәрәҗәсе нормативларын арттырып, механик транспорт чараларын эксплуатацияләү») буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Исегезгә төшерәбез,  «Чиста һава» чарасы автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә. Татарстан юлларында акция 1 июльдә старт алды һәм 2021 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International