Атмосфера һавасына нон-стоп режимында мониторинг

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Атмосфера һавасы торышына бәйле рәвештә гражданнардан еш кына мөрәҗәгатьләр алыну сәбәпле һәм эре сәнәгать объектларының урнашуын да исәпкә алып, Министрлык Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясе урнаштыру турында карар кабул итте. Контроль пункты Максимов урамында урнашкан.

«Автоматик станция төп һәм үзенчәлекле пычраткыч матдәләрне һәм метеопараметрларны билгеләү буенча заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Атмосфера һавасының торышы турындагы мониторинг белешмәләре серверда һәр 20-40 минут саен яңартыла, бу исә булган үзгәрешләргә оператив рәвештә йогынты ясау мөмкинлеген бирәчәк», – дип хәбәр итә экологлар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясе пунктлары, әйләнә-тирәлеккә салынган зыянга үз вакытында йогынты ясау һәм зыян салуны булдырмый калу максатларында, бары тик эре предприятиеләрнең турыдан-туры йогынтысы булган территорияләрдә генә урнаштырылган. Күзәтү челтәре шундый 16 станциядән тора. Һава начарлану фактларына оператив җавап бирү өчен шулай ук 6 күчмә лаборатория дә кулланыла.

Атмосфера һавасы торышын күзәтү нәтиҗәләре буенча, узган ел һавадагы пычраткыч матдәләрне үлчәү буенча 4 млн. якын чара башкарылган. Автоматик күзәтү постларында экологик-аналитик базаны киңәйтү нәтиҗәсендә, 2020 елда, 2019 ел белән чагыштырганда, 250 мең үлчәү чарасы башкарылган (билгеле бер матдәләр (ароматик углеводородлар) исемлеге арттырылган). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уздырылган үлчәүләрнең гомуми санына карата күрсәткечләрнең артып китүе буенча ачыкланган очраклар нисбәте 0,04% тәшкил иткән, ә 2019 елда бу нисбәт 0,05% дәрәҗәсендә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International