Түбән Камада яшәүчеләр Каракүлдә 60 капчык чүп җыйган

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

«Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Түбән Кама шәһәрендә Каракүл сулыгының ярларын һәм су асты өлешен чистарту акциясе уздырылган. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Татарстандагы Рус география җәмгыяте.

Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары, җирле активистлар, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар яр буе зонасында тәртип урнаштырган. Уртак көч белән барлыгы 500 метр озынлыгында яр буе территориясе чистартылган, 60 капчык чүп-чар җыелган. Сулык төбендәге чүпләрне дайверлар чыгарган: «Күрү мөмкинлеге бик чамалы иде, без пластик кисәкләрен таптык, ә авыр кашлы йөзек кызыклы табылдык булды», – дип билгеләп үтте аквалангист Максим Астахов.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча 3 мең км яр буе линиясе чистартылган, 19,5 куб.м. чүп-чар җыелган.

Киләсе өмәсе 9 июльдә Казан шәһәренең Лесное күлендә узачак. Шулай ук экоактивистлар тарафыннан Идел елгасы, Казансу елгасы, Тирән күл һәм Зөбәрҗәт күле ярларын да чистарту планлаштырыла.

Акцияләрдә катнашырга теләүчеләргә, WhatsApp 8 (996) 121-63-45 номерына гариза юллап, оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International