Нократ Аланыннан Лубянга кадәр. Нократ елгасы буйлап йөзү барышында активистлар 15 капчык чүп-чар җыйган

2021 елның 6 июле, сишәмбе

«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Нократ елгасы буйлап ТР Рус география җәмгыяте тарафыннан ТР Экология министрлыгы ярдәмендә 3 көн дәвамында  экологик йөзү оештырылган.

Сәяхәт маршруты Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәреннән Кукмара районының Лубян авылына кадәр сузылган. Су сәяхәтендә ТР Рус география җәмгыятенең яшьләр клубы активистлары катнашты, алар арасында Кытай һәм Алжирдан да ике студент бар. Балалар 45 км су юлы узган.

Экологик походта катнашучылар билгеләп үткәнчә, беренче көнне үк кояшлы һава торышы көчле җилле көчле яңгыр белән алышынган. «Яңгыр яуганда үтәли чыланып беттек. Ярга чыгып, агачлар астында яшеренә идек, йөзүнең бөтен үзенчәлеге шул булды да инде», – дип кичерешләре белән уртаклашты ТР Рус география җәмгыятенең яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин. Ул шулай ук, һава торышына карамастан, катнашучылар яр буе территориясенең торышын бәяләде һәм ярларны чүп-чардан чистартты, дип өстәде. Нократ елгасы буенча турист тукталышларында буш шешәләр, пакетлар һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба тутырылган 15 капчык чүп-чар җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International