Бүген «Чистый Татарстан» тапшыруында – экологик бәйрәмнәр турында

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

«Эфир» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында РФ Президенты гранты кысаларында республикада «Чиста булачак» яшьләр экологик оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла торган экологик бәйрәмнәр турында фикер алышыначак.  Студия кунаклары – хәрәкәт җитәкчесе Диләрә Сатикова һәм «Чиста булачак» республика штабы методисты Эльвина Гатиятуллина. Спикерлар экологик чараларның кайчан башлануы, кайсы районнарда узачагы һәм татарстанлыларны мәйданчыкларда нәрсә көтүе турында сөйләячәк. Экобәйрәмнәрдән тыш, «Чиста булачак» вәкилләре балалар өчен ишегалды һәм палатка лагерьлары темасына да кагылачак.

Тапшыруны «Эфир» телеканалында бүген 19:45 һәм 22:45 сәгатьләрдә карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International