ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясады. Доклад белән Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы Римма Миңнебаева чыгыш ясады.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Бүген Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов башкарылган эшләр турында хисап тотты. 

#МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясе «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысасында уза. Чараның максаты – кешеләргә ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту инициативаларына ярдәм итү. Оештыручы булып https://dobro.ru/ https://авц.рф/about платформасы тора.

Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләре, «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәте активистлары һәм битараф булмаган гражданнар белән бергә, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы яр буе зонасын һәм Лесное күлен чистарттылар. Чара ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча «Экология» илкүләм проекты кысасында узды.


9
июль, 2021 ел
җомга

Лаеш районында «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында ике сулыкны чистарту эшләре бара. Бүген Державино һәм Никольское авылларында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский булып китте.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, Кострома, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Әстерхан өлкәләре һәм Идел буеның башка төбәкләре башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Минзәлә шәһәрендә чүплекне рекультивацияләү буенча эшләр 6 гектарда тәмамланган. Чара «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылган.

Татарстандагы «Чиста һава» махсус операциясе сентябрь азагына кадәр игълан ителде. Чара автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизацияләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булды. 

Исегезгә төшерәбез, гражданнарның Утар поселогындагы Подувалье ермагына күбекле су ташлау очрагы турындагы мөрәҗәгатьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары, лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә, табигый су пробаларын алган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International