Мәктәп укучылары Казан шәһәре фандоматларына 2 тонна икенчел чимал тапшырган

2021 елның 2 июле, җомга

Исегезгә төшерәбез, пластик шешәләрне һәм алюминий банкаларны аерым җыю өчен билгеләнгән фандоматлар Казанның 20 мәктәбендә урнаштырылган. Уку елы нәтиҗәләре буенча Казан мәктәпләрендә укучылар 2000 килограммнан артык икенчел чимал тапшырган.

167 нче мәктәп укучылары активлык күрсәткән, анда 368 кг ПЭТ шешә һәм 25,5 кг алюминий банка җыйганнар.  181 нче мәктәптә 241 кг ПЭТ һәм 19 кг алюминий банка җыелган. 72 нче мәктәптә урнаштырылган фандоамтта 224,5 кг ПЭТ һәм 37 ,5 кг алюминий банка җыелган.

Уку йортларыннан чыгарылган икенче чимал «ПЖКХ ИК» төбәк операторы тарафыннан эшкәртүгә җибәрелгән. Җыелган пластик футболкалар, скейт-бордлар, велосипедлар, шулай ук эскәмияләр ясауга тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International