Казанда 200 кв. метрдан артык мәйданлы чүплек табылган

2021 елның 2 июле, җомга

Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә Олы Дәрвишләр бистәсе территориясенә барып кайткан. Тикшерү барышында 200 кв. метрдан артык мәйданда санкцияләнмәгән чүплек булуы ачыкланган. Шулай ук төзелеш калдыкларыннан юл салу факты да теркәлгән.

Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен белгечләр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә гариза юллаган. Әлеге территория хуҗасы турында алынган мәгълүматлар нигезендә әлеге урынга бергәләп чыгып, санкцияләнмәгән чүплекнең күләме үлчәнәчәк. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча административ тикшерү эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International