Татарстан I-II класслы калдыклар белән эш итүгә бәйле дәүләт системасын эшләтеп карауда уңышлы катнашты

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында I-II класслы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасын эшләтеп карау уңышлы узды. Калдык барлыкка килгән урын буларак сынауда – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ предприятиесе, транспортлау һәм эшкәртү операторлары сыйфатында – «Селена-Экология» ҖЧҖ һәм «Промутилизация» ҖЧҖ катнашты.

Калдыклар барлыкка китерүче оешма системада транспортлау һәм алга таба эшкәртүне таләп итә торган калдыкларның билгеле бер санына гариза рәсмиләштерде. Гариза эшкәртелде, килештерелде, шуннан соң системада калдыклар барлыкка китерүче зат белән һәм «ФЭО» ФДУП арасында килешү имзаланды. Программа транспортлаучы операторны сайлап алды һәм калдыклар барлыкка китерүче затка калдыкларның алга таба эшкәртелүгә озатылачак датасы турында белешмәләр бирде. Транспортлаучы оператор килеп җиткәч, калдык төргәкләре визуаль карап чыгылгач һәм qr-кодлары ябыштырылгач, мобиль кушымтада калдыкларны тапшыру турында мәгълүмат барлыкка килде, ә I-II класслы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасында калдыклар тапшыру турында акт формалаштырылды һәм калдыклар барлыкка китерүче оешма белән «ФЭО» ФДУП апасында имзаланды.

Калдыклар эшкәртүче операторга килеп ирешкәннән соң, башкарылган эшләр турындагы барлык мәгълүматлар дәүләт мәгълүмат системасына кертелә. Шунысын билгеләп үтик, «ФЭО» федераль дәүләт унитар предприятиесе оператор янына килеп, башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерергә хокуклы.

Тест уздыруның киләсе этаплары – системаның тулы функционалын кабул итүгә сынаулар үткәрү һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе буенча аны аттестацияләү.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт мәгълүмат системасына тест уздыру чарасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Федераль экологик оператор» ФДУП арасында төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүматлар кертү һәм I һәм II класслы калдыклар белән эш итү өлкәсендә системада Федераль оператор белән  килешүләр төзү 2022 елдан мәҗбүри булачак.

I-II класслы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасы – барлыкка килгән вакытыннан башлап икенчел продукция эшкәртүгә кадәр калдыкларның барлык чылбырына экологик яктан куркынычсыз идарә итү өчен «I-II класслы калдыклар белән эш итү инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында төзелә торган мәгълүмат системасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International