Кама буе территориаль идарәсе 2021 елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлеге турында хисап тотты

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Кама буе территориаль идарәсенең 2021 елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Башкарылган эшләр турында Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов хисап тотты. Исегезгә төшерәбез: идарә Түбән Кама, Зәй һәм Сарман районнары территориясендә экологик күзәтчелек итә.

Идарә тарафыннан ведомствога караган территорияләрдә табигать саклау законы бозылуның 243 очрагы ачыкланган, 268 административ беркетмә төзелгән. 2 миллион сумнан артык суммага штраф салынган.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контрольлек инспекциясе судан – 170, туфрактан – 11, һавадан 250 проба алган. Атмосфера һавасының сыйфатын саклауга аеруча игътибар бирелә. Һава торышын автомат рәвештә контрольдә тоту системасы 6 ай эчендә 857176 анализ ясаган.

Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары ел башыннан бирле 83 законсыз чүплек урынын ачыклаган. Аларның гомуми мәйданы 10679 квадрат метр тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International