Ecowiki.ru Россиянең экологик бергәлекләрен үстерү һәм экологик яшәү рәвешен популярлаштыру порталы «Суны сакла, табигатьне чистарт!», «Пластиксыз июль» һәм «Урман мәрхәмәтле кешеләрсез түгел!» акцияләрен уздыра. Анда катнашу өчен теркәлү узып, бәйге шартларын үтәргә кирәк.
Проектта әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тотрыклы үсеш тармагында ике елдан артык эшләгән һәм түбәндәге бер яки ике тема буенча компетентлы булган профессионаллар, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша ала: «Урман», «Су», «Һава», «Калдыклар белән эш итү», «Цикллы икътисад», «Органик авыл хуҗалыгы», «Климат үзгәрү», «Биотөрлелек», «Энергия нәтиҗәлелеге һәм яңартыла торган энергетика», «Шәһәр экологиясе», «Тотрыклы үсеш», «Экология законнары», «Эковолонтерлык», «Экологик хокукларны яклау», «Экоагарту» һәм «Экологик яшәү рәвеше». Проектка теләсә-кайсы вакытта кушылып була.
Ecowiki.ru платформасы шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тотрыклы үсеш тармагындагы белгечләрне дә хезмәттәшлеккә чакыра. Ecowiki.ru гариза тапшыру һәм белгеч буларак катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча кереп, анкета тутырырга кирәк: https://clck.ru/Um58