VII илкүләм экологик белем бирү конференциясендә катнаш

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды 27-29 октябрь көннәрендә Мәскәүдә «Белем бирү-2030. Укырга. Сынап карарга. Эшләргә» VII илкүләм экологик белем бирү конференциясен уздыра.

Чарада катнашу өчен федераль һәм төбәк закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, мәктәпкәчә, гомуми, һөнәри һәм өстәмә  белем бирү учреждениесе педагоглары, экологик белем бирү тармагы белгечләре, шулай ук тармак, академия фәне, экспертлар берлеге, иҗтимагый һәм экология оешмалары вәкилләре чакырыла.

Анда түбәндәге темалар буенча фикер алышачаклар:

- ЮНЕСКОның «2030 елга кадәр «Тотрыклы үсеш өчен белем бирү» юл картасы буенча Россия белем бирү систмасының бурычлары;

- белем бирү һәм агарту процессының төп элементлары буларак торыклы үсешне интеграцияләү;

- экологик белем бирү һәм агарту сыйфатын үстерү буенча инновацияле тәҗрибәне тарату;

- Россиянең социаль-икътисадый үсеш перспективалары кысаларында тотрыклы үсеш өчен белем бирү;

- Россия Федерациясенең экологик үсеш һәм климат үзгәрешләре тармагында фәнни-техник дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга кадрлар әзерләү;

- тотрыклы үсеш проблемаларын хәл итүдә төп көч буларак яшьләр: экологик волонтерлык, эко-активлык;

- өстәмә экологик белем бирү системасын үстерү;

- традицион сектораль алымнарны уздырып җибәргән экологик белем бирү үсешен инновацияле хәл итү алымнары;

- экологик агартудагы «бункер» фикерләве механизмыннан арыну һәм дисциплинара алымнар нигезендә икътисадның төрле секторлары белән хезмәттәшлеккә күчү.

Тулырак мәгълүмат http://www.vernadsky.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International