Бүген «Чистый Татарстан» тапшыруында су асты дөньясын яулаучылар турында сөйлиячәкләр

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Бүген «Татарстан-24» каналындагы «Чистый Татарстан» тапшыруында дайверларның әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди өлеш кертүе, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлегенең планнары турында фикер алышачаклар. Студия кунаклары – Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков, дайвер-волонтерлар, Алексей Архипович Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Светлана Родченко.

Тапшыруны «Татарстан-24» каналында 12.30, 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International