Чаллыда укучылар Кама яр буен тәртипкә китерде

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда 4 номерлы Балалар экология-биология үзәге укучылары Кама яр буен чистартты. «Россия суы» табигатьне саклау акциясе «Экология» илүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасы кысаларында оештырылды.

Акция барышында 30 капчык чүп җыелды. Ул фракцияләргә бүленде.

 «Чараның максаты – дәрестән тыш эшчәнлек вакытында мондый акцияләр ярдәмендә укучыларда экологик җаваплылык тәрбияләү һәм әйләнә-тирәлекне саклауга өлеш кертү» - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International