Урта Кабан күленнән алынган лаборатор анализ нәтиҗәләре әзер

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Казанның Идел буе районындагы Техническая урамында урнашкан Урта Кабан күлендә агып җыелган сулар барлыгы һәм балыклар үлү турында халыктан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе вәкилләре белән бергә күл буена килде. Тикшерү барышында биредә агып җыела торган сулар юклыгы ачыкланды. Балыкларның, дөрестән дә, үлгәнлеге расланды.

Yзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре тарафыннан су пробалары алына. Тикшерү барышында судагы сульфат, тимер һәм марганец күләменең нормадан аз гына артыграк булуы ачыкланган.

Әлеге территориядә су объектына ташлаучы һәм федераль күзәтчелек карамагында булган оешма урнашканлыктан лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча идарәсенә юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International