Су ресурслары федераль агентлыгы, Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә багышлап, балалар өчен тематикалы «Төрле төстәге тамчылар» - 2021 гомумроссия рәсем конкурсын уздыра.
Анда катнашу өчен 3-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. Конкурста катнашучыларны теркәү һәм эшләрне кабул итү 2021 елның 1 июненнән 15 сентябренә кадәр www.рисуюводу.рф сайтында гамәлгә ашырыла.