Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россия һәм якын чит илләрнең чиктәш территорияләрендә сирәк төр хайваннарны саклау проектлары кысаларында хезмәттәшлек форматларын ачыклау мәсьәләләренә багышланган «Ак барсларны саклау буенча уртак табигатьне саклау проектларын тормышка ашыру перспективалары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Чара «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. Секциядә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты. Ул барлык катнашучыларга чарага килгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләрен теләде. Дискуссия мәйданчыгында А.Н.Северцов исемендәге институтның экология һәм табигатьне саклау проектларының фәнни җитәкчесе Вячеслав Рожнов, Территорияләрне инвестицияле үстерү фонды генераль директоры Руслан Гаджиев, Бөтендөнья кыргый табигать фондының Россиядәге бүлеге җитәкчесе Дмитрий Горшков, Россия Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия тыюлыклары вәкилләре дә катнашты.
Шулай ук KazanSummit кысаларында калдыкларны куркынычсыз үтильләштерү, икенчел чималны эшкәртү һәм калдыкаларны аерым җыюны оештыру мәсьәләләренә багышланган сессия дә узды. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов катнашында калдыкаларны аерым җыю һәм эшкәртү тармагындагы мәсьәләләр, аларны хәл итү юллары, шулай ук нәтиҗәле эшчәнлек өчен икенчел чималны эшкәртү тармагының үсеш перспективалары турында да фикер алыштылар.