9 августта «Җир шары тирәли экологик сәяхәт» башлана

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Палаткалы лагерь сменасы 9 августтан 15 августка кадәр Байтик савыктыру-белем бирү комплексында (Крутушка бистәсе) узачак.

«Җир шары тирәли экологик сәяхәт» «Чиста булачак» иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан оештырыла. Палаткалы лагерьда бөтен республикадан җыелган 700дән артык бала катнашачак.

Чара балалар һәм яшүсмерләрнең туризм һәм туган як тарихы буенча белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү, экологик культура дәрәҗәсен арттыруны күздә тота.

Лагерьда Татарстан Республикасының урта белем бирү учреждениеләрендә белем алган, экологик агарту, туган якны өйрәнү һәм табигый фәнни эшчәнлек белән кызыксынган 10-16 яшьлек балалар катнаша ала. Чарада катнашу өчен «Чиста булачак» иҗтимагый яшьләр оешмасының рәсми сайтында (http://budetchisto.tatar/) теркәлеп, https://clck.ru/Dfmiu сылтамасы буенча электрон рәвештә теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International