31 июль көнне Азнакай шәһәренең Р.Ишкәев исемендәге ял паркында «Татарстанда чиста булачак!» дип исемләнгән экология бәйрәме узачак. Чара Россия Федерациясе Президенты гранты кысасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Акция кысаларында төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшлиячәк: лекторийлар, икенчел чималдан кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс, уеннар, бәйгеләр һәм белем бирүче мастер-класслар. Шулай ук катнашучыларны концерт программасы, оештыручылар әзерләгән бүләкләр көтә.
Моннан тыш бәйрәмдә хуҗасы өчен кыйммәте калмаган файдалы әйберләр алмашу пункты да эшлиячәк. Моннан тыш катнашучылар биредә макулатура һәм пластик тапшыра алачак. Алар махсуслашкан икенчел чимал кабул итү пункталарына тапшырылачак. Моннан тыш алар приютта яшәүче хайваннар өчен кирәкле азык һәм башка кирәкле әйберләр җыюда катнаша һәм бүләк ала ала.
Чираттагы «Татарстанда чиста булачак!» экология акциясе 7 август көнне – Менделеевскта, 21 августта – Теләчедә һәм 28 августта Мамадыша узачак. Тулырак мәгълүмат https://budetchisto.tatar сайтында.