Министр урынбасары Егор Тарнавский биологик чистарту корылмаларындагы эш барышы белән танышты

2021 елның 6 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Инвестицион территорияләр үсеше фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев белән Казан шәһәре һәм Питрәч районының Кощак авылындагы биологик чистарту корылмаларын карады. Исегезгә төшерәбез, әлеге объектлар «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Казанның чистарту корылмаларын төзекләндерү – республикадагы иң эре проект булып тора. Куйбышев сусаклагычында агып җыела торган су күләме 42% тәшкил итә. Объекттагы эшләрнең гомуми бәясе – 7 миллиард сумнан артык. «Татарстан «Экология» илкүләм проектын, «Иделне савыктыру» федераль проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Бүген федераль проектка 13 чистарту корылмасы кертелгән. 11 чистарту корылмасында эшләр төгәлләнгән, икесендә – эшләр дәвам итә», - дип хәбәр итте Егор Тарнавский.

Питрәч районының Кощак авылындагы биологик чистарту корылмаларында эш төгәлләнү стадиясендә, планлаштырган эшнең 94 проценты башкарылган. Төзелеш өчен 120 миллион сум акча бүленгән, шуларның 81% - федераль бюджет акчасы.

«Чистарту корылмаларын төзү һәм төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең заманча системасын булдыру белән беррәттән, дәүләт өчен иң өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Илнең иң алдынгы сәнәгать лидеры буларак Татарстан өчен бу аеруча мөһим. Мондый проектлар тормышка ашыру өчен финанслау белән генә чикләнеп калмыйча, иҗтимагый контроль белән дә тәэмин ителергә тиеш. Ахыр чиктә экологик чараларның барысы да кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту, гомер озынлыгын һәм сәламәтлеген саклау максатыннан оештырыла. Халыкны экология белән бәйле проектлар буенча карарлар кабул итү эшенә җәлеп итү, кешеләрнең эш барышы белән таныштырып баруын һәм аның нәтиҗәләрен контрольдә тотуын тәэмин иү аеруча мөһим», - дип билгеләп үтте Руслан Гаджиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International