1 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть-газ-химия форумы - 2021 кысаларында А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» XVI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра. Әлеге конференциядә федераль һәм региональ хакимият органнарының югары квалификацияле белгечләре, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьне рациональ кулану, тискәре экологик нәтиҗәләр белән идарә итү һәм аларны юкка чыгару өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү белән бәйле булган Россия Федерациясе төбәкләренең фәнни һәм инженерлык оешмалары вәкилләре катнашачак.
Эшлекле программа әйләнә-тирә мохитне һәм ресурсларны саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә кулланылырга мөмкин һәм тиеш дип табылган бүгенге көндә гамәлдә булган прогрессив технологияләрне һәм эшләнмәләрне тәкъдим итүгә юнәлдерелә.
Барлык кызыксынучыларны да конференциядә катнашырга чакырабыз. Моның өчен Татарстанның нефть-газ-химия форумы - 2021 рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://expokazan.online/oil